news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән

Кичә Чаллыда ЗЯБ бистәсенең бер йортында фаҗига булды. Тәрәзәдән кечкенә бала егылып төшкән. Баланы авыр хәлдә хастаханәгә илткәннәр.

«Бала реанимациядә авыр хәлдә ята. Табиблар аның тормышы өчен көрәшә», – дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Чаллының сәламәтлек саклау идарәсендә.

«Татар-информ»га мәгълүм булганча, балага 4 яшь. Фатирда ул әтисе белән булган. Фаҗига вакытында ата кеше күрше бүлмәдә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot