news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда эшләүче теш табибы йога буенча күмәк күнегүләрдә катнашты һәм рекордсмен булды

Чаллыда эшләүче теш табибы йога буенча күмәк күнегүләрдә катнашты һәм рекордсмен булды
Фото Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

Чаллы шәһәренең 1нче номерлы стоматология хастаханәсенең теш табибы Гөлназ Дәүләтова Казанда узган Беренче Бөтенроссия сәламәтлек фестивалендә катнашты. Фестивальдә йога буенча күмәк хатын-кызлар тренировкасы буенча Россия рекорды теркәлде.

Казанга фестивальдә катнашырга башка шәһәрләрдән һәм хәтта илләрдән 2000нән артык хатын-кыз килде. 25 меңнән артык катнашучы әлеге чарага онлайн кушылды. Иң кечкенәсенә - биш, ә иң олысына 67 яшь иде. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гөлназ Дәүләтова йога белән 2021 елның ноябреннән шөгыльләнә. «Мин тормышымда йога барлыкка килүемә бик шат. Ул тынычландыра, башны начар хис-тойгылардан арындыра», - диде табиб.

news_right_1
news_right_2
news_bot