news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда эскәмиядә утырган ир-атка ут капкан - видео

Социаль челтәрләрдә видео таралган, анда Чаллыдагы 47 нче комплекста эскәмиядә утырган ир-ат яна башлаган.

Кадрларда күренгәнчә, Чаллыда яшәүче ялгыз булмаган, ләкин аның дусты утны күрә торып, тыныч кына китеп барган. Бәхеткә, ир-ат янына үтеп баручылар килеп, янгынны сүндергәннәр.

«Татар-информ»га Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсендә сөйләүләренчә, ир-атны оператив рәвештә реанимация бүлегенә китергәннәр. Табиблар аның хәлен авыр дип бәяли.

news_right_1
news_right_2
news_bot