news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда төзелештә эшләүче ир-ат дүртенче каттан егылып төшеп һәлак булган

18 ноябрьдә Чаллыда торак йорт төзелеше мәйданчыгында 56 яшьлек эшче һәлак була. Тикшерү версиясе буенча, ул ташчы булып эшләгән һәм төзелешнең дүртенче катында кирпеч салган. Шул ук вакытта ул саклану каешын эләктермичә эшләгән булган.

Бер мизгелдә эшче тигезлекне югалткан һәм егылып төшкән. Ул берничә сәгатьтән соң хастаханәдә үлгән.

Төзелештә иминлек кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гадәттән тыш хәлнең барлык шартлары да билгеләнә, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

news_right_1
news_right_2
news_bot