news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда электрик һөнәрен үзләштерүче егетләр кинода төшкән

Чаллыда электрик һөнәрен үзләштерүче егетләр кинода төшкән
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллыда күптән түгел «Город Брежнев» сериалын төшерделәр. Анда Лев Васильев исемендәге Кама Дәүләт автомеханика техникумының 2нче курс студентлары Раил Бадигуллин белән Руслан Газиев та катнашты. Аларны башта массовка өчен сайлап алалар, аннары яңа серия төшергәндә тагын чакыралар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында хәбәр ителә.

«Город Брежнев» сериалы – элеккеге шәһәрдәшебез Шамил Идиатуллин романының экранизациясе. Жанры – драма. Режиссеры – Александр Колесник.

1982 елда Яр Чаллы шәһәренә Брежнев исеме бирелә. Сюжетта 1983 ел вакыйгалары күрсәтелә. Фильм геройлары – үзләрен «контора» дип атаган яшүсмерләр бандалары, алар шәһәрдә үзләрен хуҗаларча тота. Төп герой – 15 яшьлек Артур башта бер төркемгә дә карамый. Тик аңа да «контора»га керергә туры килә. Нәтиҗәдә ул милиционерны үтерә. Моны аңа үзен яклар өчен эшләргә туры килә, тик мондый катлаулы вазгыятьтән котыла алырмы? Тамашачы 8 серия дәвамында шушы һәм башка сорауларга җавап табачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100