news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ел азагына кадәр 11 трамвайны яңартачаклар

Чаллыда ел ахырына кадәр 11 трамвайны яңартачаклар. Бу максатлар өчен шәһәргә 500 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр советы утырышында хәбәр итте.

Мэр сүзләренчә, шәһәрдә 100гә якын трамвай йөри. Аларның 66сы 40 елдан артык файдаланыла. Нормада исә мондый транспорт чарасын куллану срогы 16 ел тәшкил итә. Кайбер вагоннар 3 млн километрдан артык юл узган.

Паркны яңарту өчен Чаллы Белоруссиянең «Белкоммунмаш» компаниясе белән килешү төзегән. Шәһәргә өр-яңа диярлек пассажир салоннары җибәреләчәк, алар капиталь ремонтланган иске трамвай арбаларына урнаштырылачак. Мәһдиев әйтүенчә, бу модернизацияләү бәясен яңа вагоннар сатып алу белән чагыштырганда якынча ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирә.

Беренче дүрт комплектны октябрьдә, тагын дүрт вагонны ноябрьдә һәм өч пассажир салонын декабрьдә китерергә тиешләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot