news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда дзюдо буенча «КАМАЗ» призына турнир була

23-25 сентябрьдә Чаллыда «Олимпийский» спорт комплексында дзюдо буенча «КАМАЗ» призына дәрәҗәле турнир узачак. Турнир машина төзүчеләр көненә һәм турнирга нигез салучы СССРның спорт мастеры Михаил Климов истәлегенә багышлана.

Ярышта 15 яшькә кадәрле егетләр һәм кызлар катнаша. Турнирның ачылышы көнендә традицион «Татарстан йолдызлары» команда ярышы узачак. Анда яшьләр һәм ветераннар командаларга бүленеп көч сынашачак. Бу хакта «Көмеш кыңгыраулар» сайтында хәбәр ителә.

Турнирда катнашу өчен Россиянең 10 төбәгеннән 15 яшькә кадәрге 300 егет-кыздан гариза килгән. Ярышларда Оренбург, Киров, Самара, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае, Марий Эл, Удмуртия, Башкортостан, Татарстан (Казан, Кама Аланы, Түбән Кама, Бөгелмә, Алабуга, Болгар) республикалары спортчылары катнашачак.

Яшь дзюдоистлар 9 авырлык категориясендә ярышачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot