news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Джефф Монсон имзасы белән бокс перчаткалары уйнатачаклар

29 сентябрьда Чаллының Боз сараенда бокс буенча зур турнир оештырыла. Рингта Россия командасы Таҗикстан боксчылары белән очрашачак. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Барлыгы 7 турнир булачак. Рингта Кевин Джонсон белән Джейсон Гаверн да сугышачак. Алар икесе дә Американың танылган боксчылары. Турнирның махсус кунагы - Джефф Монсон.

«Чаллыга «Снеговик» Джефф Монсонның килүе – зур вакыйга. Ул республикада бушлай грэпплинг, ММА клублары ача. Турнир көнне хәйрия аукционы оештырыла. Джефф Монсон имзасы белән бокс перчаткалары уйнатылачак. Акча Чаллы егете тернәкләнүенә тотылачак», - дип сөйләде турнирны оештыручы һәм Катнаш көрәш федерациясе президенты Андрей Самцов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100