news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда диабет белән авыручы балалар өчен бәйрәм оештырылды

Чаллыда диабет белән авыручы балалар өчен бәйрәм оештырылды
Фото: Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсе

Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә шикәр диабеты белән көрәшү көне алдыннан шушы диагноз куелган балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында чара узды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Ногманов ачып җибәрде. «Балалар күңелле вакыт үткәрәчәк, ә ата-аналар бик күп мөһим һәм файдалы мәгълүмат алачак, дип ышанам», - диде ул.

Шәһәрнең штаттан тыш баш балалар эндокринологы Роза Сәлимуллина кандагы шикәрне даими контрольдә тоту кагыйдәләрен аңлатты.

Кечкенә пациентлар һәм аларның әти-әниләре өчен артистлар һәм аниматорлар катнашында балалар бәйрәме оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100