news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда дельфиннар гаиләсе ишәйде

Чаллыда дельфиннар гаиләсе ишәйде
Фото: http://shahrichalli.ru/

Чаллы дельфинариенда кечкенә дельфин баласы туган. Ул илебезнең Кызыл китабына кергән Кара диңгез афалинасы нәселеннән. Аны 32 яшьлек Зоя кушаматлы дельфин дөньяга китергән. Бу инде аның икенче сабые. «Шәһри Чаллы» шул хакта хәбәр итә.

Дельфиннарның табигый булмаган шартларда үрчүе – бик сирәк күренеш, шуңа күрә Чаллы дельфинарие хезмәткәрләре үзләрендә мондый могҗизаның инде бишенче тапкыр кабатлануы белән бик горурлана.

Хәзерге вакытта дельфин баласы тәүлек әйләнәсе күзәтү астында. Әлегә аның җенесен һәм авырлыгын ачыклый алмаганнар. Чөнки Зоя баласы янына берәүне дә якын китерми икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot