Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Чылбырдагы безнең урын» исемле кичә узды
17 сентябрь көнне, «Казан утлары» журналының «Әдәби берләшмәләрдә» проекты кысаларында, Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсендә «Чылбырдагы безнең урын» исемле кичә узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичәнең мөхтәрәм кунаклары «Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәрләре – Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, Алинә Хәбибуллина, «Чаян» журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин Чаллы язучылар бүлеге каршында эшләп килүче, күңелләрендә шигырь рухы яшәгән иҗатчыларны бергә туплаган «Ләйсән» әдәби – иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очраштылар.
Язучы Рафис Корбан журналның эшчәнлеге белән таныштырганнан соң, сентябрь ае санында шигыре басылып чыккан һәр авторга «Казан утлары» журналын бүләк итте.
Әдәби очрашуда Чаллыда яшәп иҗат итүче язучылар – Факил Сафин, Әнвәр Шәрипов, Рәкит Әбделманов, Мансур Сафин, Айрат Суфиянов, Зимфира Исламова, Хәмит Латыйпов, Айрат Шәйхетдинов, Галиәхмәт Шаһи катнаштылар.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины, язучы Факил Сафинның кайчандыр берләшмәне җитәкләгән каләм әһелләре Хәниф Хөснуллин, Равил Лотфуллин һ.б. турында сөйләгән истәлекләрен, чарага килгән укытучылар, китапханәчеләр кызыксынып тыңладылар.
Кичәне алып баручы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ләйсән» әдәби – иҗат берләшмәсе җитәкчесе, әдәбият музее китапханәчесе Роза Хәмидуллина әдәби берләшмәнең бүгенге иҗат мохите белән таныштырды.
Тукай районы «Якты юл» газетасының ветеран журналисты Заһидә Нәбиуллина әдәби берләшмәнең беренче оешкан көннәрен искә алды.
Шулай ук Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины Гөлзада Рзаева, язучы Рәкит Әбделмәнов шәһәрнең төзелеш елларындагы күтәрелеш чорының әдәбиятка күчүен билгеләп үттеләр .
Чара Автор – башкаручы Зөлфия Җиһанның әдәби берләшмә гимнын җырлавы белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз