news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда буш йөк вагоннары рельслардан чыккан

Чаллының Комсомол районында Авторемонт урамы янәшәсендә, буш йөк вагоннарының унбере рельслардан чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт планлы маневр эшләре вакытында булган.

Ведомствода агентлыкка сөйләүләренчә, булган хәл нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк. Янәшәдәге участокларда поездлар хәрәкәте туктамаган, поездлар хәрәкәте графигында тоткарлыклар юк.

Тимер юлның әлеге участогы «РЖД»га керми. Объект милекчесе вагоннарның юлдан китү нәтиҗәләрен үз көче белән торгыза. Ремонт-торгызу эшләрен башкару агымдагы тәүлеккә планлаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot