news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда боз аренасы төзергә җыеналар

Чаллыда яңа спорт объектлары төзеләчәк. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев «ФИЗ-РА» спорт үзәге ачылышында хәбәр итте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Чулман проспектында көрәш сарае һәм Мәләкәс аръягы микрорайонында боз аренасы булдыру планлаштырыла. Аннан тыш, башка планнар да бар», - диде ул.

Мәләкәс аръягы микрорайонында боз аренасын киләсе елда ясарга уйлыйлар. Ул 39нчы мәктәп янында булыр дип көтелә.

Искәртик, бүгенге көндә «Олимпийский» спорт комплексын яңарталар. Ремонт эшләре 1 сентябрьгә тәмамланырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot