Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Бердәм Россия» депутатларының координацион советы җыелышы булды
Бүген Чаллыда «Бердәм Россия» депутат берләшмәләренең республика Координация советының күчмә утырышы узды. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, Татарстан парламенты Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, партиянең төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Гыйниатуллина, «Бердәм Россия»нең Чаллы җирле бүлеге секретаре, шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Утырыш барышында экспертлар депутат фракцияләренең Чаллы шәһәрен үрнәк итеп кулланып, территорияләрне үстерү тәҗрибәсен карады. Наил Мәһдиев «Чаллы» алгарышлы үсеш территориясе аша инвестицияләр җәлеп итү моделен тәкъдим итте. Шәһәр Россиянең 321 моношәһәре арасында алгарышлы үсеш территориясе статусын алган беренче шәһәр булды һәм 9 ел бу режимда эшли. Хәзерге вакытта аның резидентлары булып 50 компания тора, алар 10 меңнән артык яңа эш урыны белән тәэмин иткән.
Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, территориягә инвестицияләр күбрәк җәлеп ителгән саен, анда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе дә югарырак. Шулай ук муниципалитетлар өчен бу – икътисади һәм социаль бурычларны оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә торган мөһим ресурс, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз