news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бердәм имтиханда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан

Чаллыда бердәм имтиханда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан
Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Чаллыда барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханыннан уртача нәтиҗәләр республика күрсәткечләреннән югарырак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Наркиз Кашапов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, чыгарылыш сыйныф укучыларының 27 проценты югары баллар алган. Имтихан кампаниясенең башлангыч йомгаклары буенча, быел шәһәрдә 52 йөз балл җыючы исәпләнә: берсе – тарихтан, тугызы – рус теленнән, сигезе – әдәбияттан, 20се – профильле математикадан, җидесе – химиядән һәм җидесе – физикадан. Чагыштыру өчен, узган ел 36 чыгарылыш сыйныф укучысы иң югары нәтиҗәләргә ирешкән.

Йөз балл җыючылар арасында иң зур үсеш профильле математика буенча билгеләнгән – икедән 20 кешегә кадәр. Шул ук вакытта химия буенча максималь нәтиҗәләр саны 23 тән җидегә кадәр кимегән. Шул ук вакытта информатика, биология, чит телләр һәм география буенча имтихан нәтиҗәләре әле ачыкланып бетмәде.

Чаллының өч чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы ике фәннән 200әр балл җыйды. Болар – 79 нчы лицейдан Самат Хәбибуллин (математика һәм физика), 77 нче лицейдан Алла Богатова (рус теле һәм әдәбияты) һәм 78 нче лицейдан Камил Һәлиуллин (математика һәм физика).

Чаллы мэры Наил Мәһдиев педагогларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын югары нәтиҗәләр белән котлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot