news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Бер тарихи вакыйганың бердәм көне» семинары булды

Чаллыда «Бер тарихи вакыйганың бердәм көне» семинары булды
Фото: https://mon.tatarstan.ru/

Чаллыда 62 нче мәгариф үзәге базасында «Бер тарихи вакыйганың бердәм көне» республика семинары булды. Аны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты, Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе оештырды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семинар эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, тарих укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында әйдәп баручы тарих укытучылары катнашты.

62нче мәгариф үзәге директоры Марс Гафуров «Бердәм тарихи вакыйга көне» уздыру технологиясе турында, шулай ук әлеге чара кысаларында педагогларның һөнәри компетенцияләрен камилләштерү турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100