news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бер фатирдан өч кеше мошенникларга акча күчергән

Чаллыда бер фатирда яшәүче өч кеше полициягә мөрәҗәгать иткән. Алар мошенниклар ятьмәсенә эләккән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Башта 22 яшьлек кызга процентларсыз гына бурычын капларга ярдәм итәбез дип шалтыратканнар. Кыз моңа ышынып, күрсәтелгән счетка 200 мең сум акча күчерә. Аннары 56 яшьлек гаилә башлыгына шалтыраталар. Ир-ат гаилә акчасын саклап калу өчен чит счетка 1 млн сум күчерә. Аннары 30 яшьлек ир-ат чит кеше белән сөйләшкәннән соң, счетында 500 мең сум акчасы юклыгын ачыклый.

Әлеге фактлар буенча РФ Җинаятьләр кодексының «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot