news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бер эт ир-атның аягын умырып алган

Этнең ир-атка һөҗүм итүе турындагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты.

Әлеге хәбәрнең авторы әйтүенчә, гадәттән тыш хәл 12 июльдә «Виктория» бакчачылык ширкәтендә булган. Хатын-кызның сүзләреннән аңлашылганча, бакчачылык җәмгыятендә яшәүчеләрнең берсе үзенең ротвейлерын аның иренә өстергән.

Аягы җәрәхәтләнгән ир-атны Автокаланың ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта зыян күрүченең хәле тотрыклы, аны дәвалау учреждениесеннән чыгарганнар инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot