news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Башкортстанның Дәүләт оркестры чыгыш ясады

Башкортстан дәүләт оркестры Россия буенча зур гастроль турын Чаллыда концерт белән ачты.

Россиянең иң яхшы концерт залларының берсе Орган залында баш дирижер, Башкортстанның атказанган артисты Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге оркестр Сергей Рахманиновның «Цыганское каприччио» һәм «Остров мертвых», Антон Брукнерның «Романтическая» әсәренең 4нче симфониясен башкарды. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«2023 ел бөтен дөньяда танылган музыкант һәм композитор Сергей Рахманиновның 150 еллыгын бәйрәм итү билгесе белән уза. Берникадәр вакыт элек без туган республикабызда шушы датага багышланган концертлар куйдык, ә хәзер Россиянең башка төбәкләрендә тыңлаучылар өчен бик матур концерт тәкъдим итәбез. Барлык концертлар Мәскәү филармониясе ярдәме белән Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Бөтенроссия филармония сезоннары» программасы кысаларында уза», - диде Милли симфоник оркестрының генераль директоры, Башкортстанның халык артисты Артур Назиуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot