Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда банкта салют оештырган ир-атны тоткарлаганнар
Чаллы полициясе банк бүлегендә пиротехника яндырган ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
26 июньдә шәһәр банкларының берсендә билгесез ир-ат пиротехника яндырып качып киткән.
Хокук саклау органнары шикләнелүчене тоткарлый алган. Ул Тукай районында яшәүче 47 яшьлек кеше булып чыккан.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хулиганлык турында җинаять эше кузгаткан. Полиция хезмәткәрләре вакыйганың барлык шартларын ачыклау өчен оператив һәм тикшерү чаралары үткәрә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз