news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда балконда ябылып калган һәм туңа башлаган баланы коткарганнар

Чаллыда 52/41 номерлы йортның бишенче катындагы фатир балконында бала ябылып калган. Бу турыда 112 телефон номерына кичә 17.05 сәгатьтә хәбәр иткәннәр. Баланың туңуын әйткәннәр.

Чакыру буенча урынга килгән 54нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре баланы төшерү өчен баскыч куйган. Әмма, шул вакытта баланың анасы фатирга кергән һәм балконны эчтән ачкан. Балага ярдәм кирәк булмаган. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot