news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда баласын багажникта утыртып йөрткән ир-атка автоинспекторлар җәза билгеләгән

ЮХИДИ хезмәткәрләре социаль челтәрләрдә таралган видеоны игътибарга алган, анда күренгәнчә, Mazda йөртүчесе үзенең баласын автомобиль багажнигына утыртып алып китә.

Тәртип сакчылары машина йөртүченең шәхесен ачыклаган – ул Чаллыда яшәүче 42 яшьлек ир-ат булып чыккан. Аны транспортта кешеләр ташу кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартканнар.

Чаллы кешесе үз гаебен таныган. Ул баласын багажникка утыртып, йорты подъездына кадәр барып җиткәнен сөйләгән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә шул турыда хәбәр иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100