news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда мобилизацияләнгән ирләрнең бала тапкан хатыннарына 100 мең сум биреләчәк

Чаллыдан мобилизацияләнгән ир-атның хатыны бала тапкан очракта 100 мең сум күләмендә матди ярдәм бирелә. Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев үзенең Телеграм-каналында әнә шундый карар турында хәбәр итте.

Мәһдиев хәбәр иткәнчә, кичә Чаллыда шәһәрнең яңа кешесен бала тудыру йортыннан чыгарганнар.

«Бүген нәкъ менә шундый дулкынландыргыч мизгел булды — без Чаллының яңа кешесен каршы алдык. Безнең хәрби Эдуард (аңа бер көн ял бирелде) һәм аның хатыны Алинә гаиләсендә беренче бала туды, аңа Динар дип исем куштылар», — дип язды ул.

Мәһдиев ассызыклаганча, аның фикеренчә, шәһәр — авыр минутларда ярдәм итәргә һәм шатлык мизгелләрен уртаклашырга әзер бер зур гаилә. 

«Алинә белән Динарга сәламәтлек, ә Эдуардка туганнары һәм якыннары янына исән-сау кайтуын телим!» - дип өстәде мэр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100