news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда балалар утырган лифт техник катка төшеп киткәннән соң тикшерү башланган

Кичә социаль челтәрләрдә Чаллыда Раскольников урамындагы йортларның берсендә балалар утырган лифт зур тизлектә тугыз катны узып, техник катта туктаган видео чыкты.

Чаллы прокуратурасы тикшергәннән соң йорт белән «Строим будущее» компаниясе идарә итүе ачыкланган, ә лифтның соңгы тикшерүе узган елның августында булган.

«Татар-информ»га Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, лифт эшендәге өзеклек соңгы сүндергечнең эшләве аркасында килеп чыккан. Күзәтчелек ведомствосы тикшерүе күрсәткәнчә, идарәче компания, халыкның шикаятьләренә карамастан, лифтларны карап тоту кагыйдәләрен бозган,.

Прокуратура идарәче компаниядән хокук бозуларны бетерүне таләп итте. Әлегә тикшерү бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot