news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда балалар өчен татарча мюзикл булдырачаклар

Чаллы филармониясе Россия Федерациясе Президенты грантларына конкурста җиңде. Грант акчасы спектакль кую, музыка кораллары һәм тавыш җиһазлары сатып алу өчен кулланылачак, дип хәбәр итә «Миллиард.Татар».

Балалар өчен татарча «Сак-Сок канатлары сере» мюзиклы проекты илнең иң яхшы 100 проекты санына керде. Ул 7-14 яшьлек балалар арасында татар телен һәм мәдәни традицияләрен саклауга юнәлтелгән. Төп максат – яшь буында татар мәдәниятенең уникальлеген һәм үзенчәлеген аңлауны тәрбияләү, аны сакларга һәм буыннан-буынга тапшырырга кирәк икәнлеген җиткерү.

Мюзиклның сюжеты туган ягыннан читкә киткәч туган телен оныткан һәм кошка әверелгән ике бертуган турында риваятькә нигезләнгән. Спектакльгә музыканы бүгенге көн татар композиторы Ильяс Камал иҗат иткән, ә әдәби нигездә татар язучысы Роза Хафизова сөйләгән бертуган Сак-Соклар турындагы борынгы риваять тора.

Проект кысаларында Чаллы һәм Алабуга халкы өчен берничә мюзикл күрсәтү планлаштырыла. Иҗат төркеме «Мизгел» җыр театры яшь артистлары һәм филармониянең профессиональ музыкантларыннан торачак.

Спектакльләр бушлай куелачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100