news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда балалар һәм гаилә психологы Елена Зобнина вафат булган

Кичә, 16 апрельдә, Чаллыда гаилә һәм балалар психологы, нейропсихолог Елена Зобнина вафат булган. Бу хакта Автошәһәрнең шәхси медицина клиникасы хәбәр итте.

Елена Витальевна медицина карьерасын 1990 елда Самара медицина институтының факультет хирургиясенең йөрәк-кан тамырлары бүлегендә шәфкать туташы буларак башлый. 2011 елда ул Идарә институтын тәмамлый, анда «психолог, психология укытучысы» белгечлеген ала.

Хирургия шәфкать туташы буларак, Елена Витальевна дәвалануның көнчыгыш һәм көнбатыш ысулларын өйрәнә башлый. Бу аны гәүдәне генә түгел, җанны да дәваларга кирәк, моны гармониядә һәм үзара бәйләнештә эшләү яхшырак дип күрсәткән кеше белән очраштырган. Ул психологиягә нәкъ менә шулай килә, һәм 12 ел психолог булып эшли.

Клиникада сөйләүләренчә, Елена Зобнина актив тормыш позицияле кеше булган. Ул шәхси консультацияләрдән тыш, лекция, мастер-класс, балалар һәм өлкәннәр өчен төркемле дәресләр дә үткәрә һәм хезмәткәрләрне укыта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100