Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда балалар арасында 27нче Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
30 декабрьдә, Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсендә Татарстан мөфтияте һәм мөхтәсибәт бүләкләренә балалар арасында Республикакүләм традицион Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чара һиҗри буенча 1447нче елда билгеләп үтелүче Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) 1500 еллыгы кысаларында үткәрелә.
Бәйгене оештыручылар – Татарстан мөфтияте, Чаллы мөхтәсибәте, ҖЧҖ «Ислам нуры» дини-эшмәкәрлек үзәге һәм «Ак мәчет» мәдрәсәсе.
Конкурста мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укымаучы, әмма тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән укый белүче 15 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар катнаша ала. Балалар арасында иң яхшы Коръән укучыларны биш яшь төркемендә (номинациядә) сайлап алачаклар: 7 яшькә кадәр, 10 яшькә кадәр, 13 яшькә кадәр, 15 яшькә кадәр һәм яшь төркемнәренә бәйсез рәвештә Коръәннең соңгы 2 (29-30) җүзен белүчеләр. Һәр бала бары бер генә төркемдә катнаша ала.
Һәр яшь төркемендә өч призер билгеләнәчәк, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк, 26нчы Коръән укучылар бәйгесендә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 100 кыз һәм 99 малай катнашкан иде.
27нче Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе иртәнге сәгать тугызда (9.00) «Ак мәчет» мәдрәсәсе бинасында (Яңа шәһәр, 2/14) башланачак. Теркәлү сәгате 7:30дан башлана.
Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (8552) 56-65-99 (мөхтәсибәт); +7 (8552) 38-67-02 («Ак мәчет»).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз