news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда балага сукбай эт һөҗүм иткән өчен башкарма комитеты компенсация түләде

Чаллыда суд шәһәр Башкарма комитетыннан сукбай эт һөҗүм иткән яшүсмер файдасына мораль зыян компенсациясен түләттерде. Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә.

Инцидент 2026 елның 30 гыйнварында «Олимпийский» бинасы янында булган. Малай спорт мәктәбеннән кайтып килгәндә, аңа эт ташлана. Хайван баланың бармагын тешләгән, шул ук көнне зыян күрүче травмпунктка мөрәҗәгать иткән.

«Җирле үзидарә органының хуҗасыз хайваннар белән эш итү чараларын тиешенчә үтәмәве балигъ булмаганнарга физик, мораль һәм әхлакый газаплар китерүдә чагыла торган нәтиҗәләргә китерде», – дип күрсәтелгән прокурор тикшерүе материалларында.

Күзәтчелек ведомствосы судка дәгъва гаризасы бирде, шәһәр Башкарма комитетыннан балага мораль зыян компенсациясен түләүне таләп итте. Суд прокуратура таләпләрен канәгатьләндерде, бала файдасына 50 мең сум түләтте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot