news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда бала табучы хатын хастаханәдә үлгәннән соң тикшерү башланган

Бүген социаль челтәрләрдә Кама балалар медицина үзәгенең бала табу үзәгендә 35 яшьлек хатын-кыз үлүе турында хәбәрләр пәйда булды. Ул Кама балалар медицина үзәгендә яткан, аның 36 атналык көмәне булган. Кичә аның кинәт хәле начарайган. Табиблар ашыгыч рәвештә кесарев кисеме ясаган. Якынча мәгълүматлар буенча, хатын-кыз йөрәге туктаудан үлгән булырга мөмкин.

Медиклар яңа туган баланы коткарып кала алган.

«Татар-информ»га Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә бу фактны расладылар.

«Кама балалар медицина үзәге җитәкчелеге һәм коллективы вафат булган ханымның гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», - диделәр Сәламәтлек саклау идарәсендә.

Бу вакыйга буенча медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына карата ведомство тикшерүе башланды. Вазгыять Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында контрольдә тора.

«Тикшерү чаралары алып барыла. Тикшерү кысаларында, табиб серен хәбәр итмәү сәбәпле - барлык соралган мәгълүмат Тикшерү комитетына тапшырылган», - дип өстәделәр шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot