news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда бәйрәм намазларында 8 мең кеше катнашты

Чаллы мәчетләрендә гает намазы һәм бәйрәм вәгазьләре узды. Иртәнге сәгать биштә 15 мәчеттә Корбан гаете намазы башланды, анда 8 меңгә якын дин тотучы катнашты. Чаллы мэриясе үзенең телеграм-каналындагы фотолары һәм видеолары белән уртаклашты.

Мэр Наил Мәһдиев 48 нче комплекста урнашкан Нур-Ихлас мәчетендә булды. Ислам тарафдарларының күбесе иртәнге намазга монда җыелган иде.

Аннары шәһәр җитәкчесе Сидоровка бистәсендәге корбанга сарыклар сатыла торган мәйданчыкта булды. Иртән бирегә 1,3 мең сарык алып килделәр.

Чаллыда корбан чалу өчен урын өч көн дәвамында ачык булчак. Мәйданчык ветеринария һәм санитария хезмәткәрләре тарафыннан тикшерелә. Продукцияне Татарстанның Тукай, Зәй, Актаныш, Минзәлә һәм Сарман районнары китергән.

«Чаллыда Корбан бәйрәме бөтен шәһәр белән билгеләп үтелә. Биредә төрле милләт һәм төрле конфессия кешеләре тату һәм бердәм яши. Бу бәйрәм игелекле һәм югары әхлаклы булырга өйрәтә, берләштерә, җаннарыбызны һәм фикерләребезне баета һәм чистарта. Бәйрәм көннәре сезнең өчен яхшылык һәм үзара ярдәм билгесе булып узсын, ә Аллаһы Тәгалә барыбызны да сакласын, барлык игелекле эшләрдә ярдәм бирсен! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим!» - дип котлады шәһәр халкын Наил Мәһдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100