news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда җәяүлене таптап үтергән йөк машинасы йөртүчесенең эше судка тапшырылды

Чаллыда җәяүлене таптап үтергән 56 яшьлек «КАМаз» йөртүчесе эшен судка тапшырдылар. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юл һәлакәте 12 июньдә Магистраль урамында булды. Тикшерү версиясе нигезендә, машина йөртүче игътибарын юлдан читкә юнәлткән һәм тукталыш янында юл аша чыгып барган хатын-кызны күрмәгән. Автомобиль йөртүче туктарга тырышып караган, ләкин фаҗигадән котылып булмаган – 50 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Ир-ат гаебен таныган. Прокуратура гаепләү бәяләмәсен раслаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot