news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Чаллыда авариядә ике кеше имгәнгән

Бүген төнге сәгать 2дә Чаллыда Тынычлык проспектында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, «Лада»ның 40 яшьлек йөртүчесе иминлек тизлеген сакламаган, юл кырыена чыгып җир асты юлы диварына бәрелгән. Бәрелүдән соң автомобиль әйләнеп капланган.

«Юл-транспорт һәлакәтендә йөртүче һәм 39 яшьлек пассажир имгәнгән. Аларны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Авария килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар», - диделәр ЮХИДИ идарәсендә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100