news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкәннән соң җинаять эше ачылган

Татарстан Республикасында ашыгыч ярдәм автомобиле һәм «Ауди» җиңел машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтеннән соң «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Тикшерү фаразлаганча, ашыгыч ярдәм машинасы светофорда кызыл төс янганда хәрәкәт иткән. Нәтиҗәдә, «Ауди» машинасы белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң ашыгыч ярдәм машинасы бордюрга менгән, койманы җимергән һәм ауган.

Юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше – ике машина йөртүчесе һәм ике фельдшер зыян күргән. Ике зыян күрүченең хәле авыр дип бәяләнә.

«Татар-информ» кичә кич Чаллыда Сөембикә һәм Вахитов проспектлары киселешендә ашыгыч ярдәм машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр иткән иде. Авариядә дүрт кеше зыян күрде. Бер зыян күрүче реанимациядә авыр хәлдә, диелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100