news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе территориясендә Ренат Акчурин бюстын ачтылар

Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе территориясендә Ренат Акчурин бюстын ачтылар
Фото: Чаллы мэры Наил Мәһдиевның телеграм-каналы

Бүген Чаллыда Ренат Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе территориясендә тантаналы рәвештә аның бюсты ачылды. Бу хакта үзенең телеграм-каналында шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

«Ренат Сөләйман улы шәһәребез һәм Татарстан Республикасы кардиохирургиясе үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның ярдәмендә безнең шәһәрдә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә заманча кардиохирургия хезмәте булдырылды, меңләгән кешенең гомере коткарылды», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Фото: © Чаллы мэры Наил Мәһдиевның телеграм-каналы

Ул шулай ук ачылу тантанасында Ренат Акчуринның туганнары – аның хатыны Наталья һәм улы Максим катнашуы турында әйтеп узды. Шулай ук тантанага шәһәрнең медицина җәмәгатьчелеге һәм активистлар җыелды.

news_right_1
news_right_2
news_bot