news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай куелды

Чаллы Җәмигъ мәчетенең төп гөмбәзенә ярымай куелды
Чаллы мэриясе фотолары

Бүген Чаллыдагы Җәмигъ мәчетенә ярымай куелды.Тантанага йөзләгән дин тотучы җыелды, ә җитәкчелек әлеге чараны «тарихи» дип атады. Видеолар автошәһәр мэриясенең Телеграм-каналында чыкты.

Шулай ук шәһәрнең зур оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, мөселман активы вәкилләре, Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов һәм имам-мөхтәсиб Әлфас Гайфуллин да катнашты.

«Кадерле Чаллыда яшәүчеләр, җитәкчеләр, дуслар! Бүген безнең шәһәрдә – тарихи вакыйга. Җәмигъ мәчетенең үзәк гөмбәзенә ярымай урнаштырабыз, - дип мөрәҗәгать итте башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов. - Бу 32 еллык тарих, соңгы алты елда төзелеш актив алып барыла. Көн саен техника, кешеләр эшли, барлык материаллар вакытында, тоткарлыксыз китерелә. Болар барысы да битараф булмаган кешеләр ярдәме белән эшләнә».

Мөхтәсиб Әлфас Гайфуллин шәһәр мэры Наил Мәһдиевка һәм иганәчеләргә ярдәм өчен рәхмәт белдерде. «Бүген шәһәрдә зур бәйрәм. Мэрга һәм аның командасына, иганәчеләргә рәхмәт. Алар ярдәме белән без инде җиденче ярымайны куябыз», - диде ул.

  • Җәмигъ мәчете Чаллыда 1993 елдан бирле төзелә. Анда берьюлы 3,2 мең кеше сыя, ә аның каршындагы мәйданда бәйрәмнәр вакытында 20 меңгә кадәр дин тотучы урнаша ала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100