news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Җәмигъ» мәчетенең кайчан төзелеп бетәчәге билгеле

Чаллыда «Җәмигъ» мәчетенең кайчан төзелеп бетәчәге билгеле
Фото: https://shahrichalli.ru

Чаллы үзәгендә «Җәмигъ» мәчетендә төзелеш эшләре план буенча дәвам итә. Аны шәһәрнең 400 еллык юбилеена, 2026 елда төзеп бетерергә җыеналар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим хәбәр итә.

«Җәмигъ» мәчетенең подвалында лифты һәм бөтен уңайлыклары булган заманча конференц-зал, бинада шулай ук никах бүлмәсе, ашханә, медпункт, мәдрәсәләр, никах үткәрү урыны булачак.

60-80 метрлы манаралы дини комплексның гомуми мәйданы 6,5 мең кв. тәшкил итә. Анда берьюлы 3,2 мең кеше сыя. Ә дини бәйрәмнәрдә «Җәмигъ» мәчете каршындагы мәйданда 20 мең кеше намаз укый ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot