news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Җәмигъ» мәчетен төзүчеләр мөселманнарны Рамазан ае белән котлады

Чаллыда «Җәмигъ» мәчетен төзүчеләр мөселманнарны Рамазан ае белән котлады
https://chelny-izvest.ru

Чаллы шәһәре мэриясе янында төзелә торган «Җәмигъ» мәчете гөмбәзендә «Рамазан ае мөбәрәк булсын» дигән язу пәйда булды. Төзүчеләр шулай итеп мөселманнарны изге ай башлану белән котлады. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Искәртик, күптән түгел Җәмигъ мәчетенә үзәк гөмбәз куелды. Корылмаларны Волгодонск шәһәреннән зур йөк машиналары алып кайтты. Алар 20 рейс ясады. Гөмбәзне көннәр җылыткач тышларга җыеналар.

Быел мөселманнар өчен изге Рамазан ае 23 мартта башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100