Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда «Әллүки-моңлы көй» ансамбле җитәкчесе вафат булган
Чаллыда «Әллүки-моңлы көй» ансамбле җитәкчесе Дамирә Әшрәпова юл-транспорт һәлакәтендә вафат булган. Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Алсу Хәбетдинова шул хакта җиткерде, дип яза Зөлфия Галим «Шәһри Чаллы» газетасында.
Кичә «Студентлар» урамы тукталышында юл-транспорт һәлакәте була. Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 20 яшьлек шофер «Hyundai» машинасында җәяүлене бәрдерә. Фаҗига шаһитлары әйтүенчә, машина хатын-кызны берничә метр өстерәп бара. 66 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Ул ханым Чаллы мәдәниятендә билгеле кеше - «Әллүки - моңлы көй» ансамбленең җитәкчесе Дамирә Әшрәпова булып чыга.
Дамирә ханым шәһәрдә бик күп яшь талантларга үсәргә, артистларга концертлар оештырырга булышкан кеше.
«Көтелмәгәндә бик авыр кайгы килде. Дамирә ханым кешелекле, ярдәмчел, гадел кеше иде. Мин ул оештырган бик күп чараларда алып баручы булып эшләдем. Ул артистларны шәһәр, авылларга концертлар белән алып чыга иде. Урыны җәннәттә булсын», - ди Алсу Хәбетдинова.
Дамирә Әшрәпованы 19 ноябрьдә 8.00 сәгатьтә Чаллы моргы яныннан соңгы юлга озаталар. Ул туган ягы Башкортстанда җирләнә, диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз