Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Алиханов белән Миңнехановка Кытай машинасы нигезендә ясалган броневик күрсәттеләр
Чаллыда Татарстан Машина төзүчеләре продукциясе күргәзмәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алихановка Кытайның арткы приводлы Hongqi H9 седаны базасында ясалган яшерен броньлы автомобильне күрсәттеләр.
Машина Чаллының Вlazar компаниясе тарафыннан эшләп бетерелгән, Ул яшерен броньлы автомобильләр җитештерүдә махсуслашкан. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән Hongqi H9 версиясе Бр4 баллистик стандарты буенча саклана, ул Калашников автоматыннан 7,62х39 калибрлы патроннар белән атудан саклауны тәэмин итә.
Табличкасыннан күренгәнчә, корыч бронепластиналар (калынлыгы 6,5 миллиметр) һәм броньлы пыялалар (калынлыгы 39 миллиметр) урнаштырганнан соң автомобильнең массасы якынча 1 тоннага — стандарт 1875 килограммнан 2810 килограммга кадәр арткан.
Җитештерүче компаниянең сайтында әйтелгәнчә, эшләп бетерелгән Hongqi H9 капсула тибындагы саклык алган: броня салон периметрын, ишекләрне, ишек уемнарын, түбәне, идәнне каплый. Машина, Бр4 дән тыш, Бр1, Бр2, Бр3 һәм Бр5 кебек башка төрле саклану классларына да ия булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз