news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Алгарышлы үсеш территориясе тагын 2,5 елдан эшен туктата

Чаллыда Алгарышлы үсеш территориясе оешуына быел 10 ел була. Шул уңайдан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотова нәтиҗәләр ясады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.

Бүгенге көндә алгарышлы үсеш территориясендә 50 предприятие эшли. Гомуми инвестицияләр күләме – 49 млрд сум. 10 ел эчендә шәһәрдә 10 меңнән артык эш урыны булдырылды. Наталья Кропотова резидентларның 88 проценты Россия предприятиеләре булуын ассызыклады.

Быел республика комиссия утырышында 9 проект каралган. Резидентларның дүртесе – 218 эш урынлы бизнес оештырмакчы. Инвестицияләр күләме – 600 млн сумнан артык.

«Алгарышлы үсеш территориясе эшчәнлеген бәяләүнең төп критерийларының берсе – бюджет нәтиҗәсе күрсәткече. Чаллы резидентларының салым түләүләре 35,9 млрд сумны тәшкил итте. Бу бирелгән преференцияләр күләменнән 2,4 мәртәбә артыграк. Салым күләме буенча «Хайер Индастри РУС», «Чаллы торба заводы», «ТЭМПО «КМК», «Кама «АПК» һәм «Изоляция торба заводы» кебек предприятиеләр лидер», – дип белдерде Наталья Кропотова.

Алгарышлы үсеш территориясе тагын 2,5 ел эшләвен дәвам итәчәк. Шул вакыт эчендә эшмәкрләр проектларын тәкъдим итә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot