news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Акварель-2022» чәчәкләр фестивале була

Чаллыда «Акварель-2022» чәчәкләр фестивале була
"Шәһри Чаллы"

Чаллыда «Акварель-2022» чәчәкләр фестивале үткәрелә. Фестиваль-конкурс шәһәр оешмаларының, идарә итү компанияләренең һәм шәһәрлеләрнең иҗади мөмкинлекләрен билгеләү максатыннан 32 ел рәттән оештырыла.

Программа буенча ул көндезге сәгать 10.00да, гадәттәгечә, Хәсән Туфан проспекты буенча Чулман проспектыннан алып, Раскольников урамына кадәрге мәйданда узачак. Биредә шәһәрлеләр «Чәчәк ат, Чаллым» темасы кысаларында иҗат ителгән күләмле чәчәк компазияләрен күреп хозурлана һәм алар белән истәлеккә фотога төшә алачак. Узган ел чара халык әкиятләренә багышланган иде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында декоратив үсемлекләрне сату-ярминкәсе дә оештырылачак. Моннан тыш урында «Осталар шәһәре» Бөтенроссия халык-сәнгать һөнәрләре фестивале кысаларында тематик күргәзмәләр, мастер-класслар да үткәрү күздә тотыла.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot