news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда акушер-гинеколог Таһир Закиров вафат булган

Чаллыда 5нче шәһәр хастаханәсе акушер-гинекологы Таһир Закиров вафат булган. Бу хакта шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.

Таһир Закиров Чаллы сәламәтлек саклау системасында карьерасын 1985 елда башлаган. 5нче шәһәр хастаханәсендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча табиб-акушер-гинеколог вазифасында 30 ел эшләгән.

Фото: © Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе

Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсендә билгеләп үтүләренчә, Таһир Закиров табиблык бурычын 47 ел намус белән үтәгән, бөтен гомерен медицинага багышлаган.

Мәрхүм белән хушлашу бүген 13.00 сәгатьтә ГЭС бистәсендәге «Тәүбә» мәчетендә (Үзәк урам,79) узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot