Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда актер һәм телевидение алып баручысы Николай Плужник вафат булган
Чаллыда актер һәм телевидение алып баручысы Николай Плужник вафат булган. Аңа 77 яшь иде. Бу хакта «Челнинские известия» яза.
Ул «Мастеровые» рус драма театрын оештыруны башлап йөри, Александр Вампиловның «Провинциальные анекдоты» пьесасы буенча куелган беренче спектакльләрнең берсендә катнаша.
«Хәзер безнең белән булмаган һәркем турында язу һәм искә төшерү түзә алмаслык дәрәҗәдә кыен. Алар - Колесников, Пархоменко, Стабровский, Яковлев, Сызранцев һәм тагын бик күпләр. Хәзер бу исемлеккә Плужник өстәлде. Аның елмаюы һәм көлүе Чаллыда Яңа ел йөзе булды. Шәһәрнең иң яхшы Кыш бабае», - дип сөйләде Плужникның дусты Дмитрий Борисов.
Басмада белдерүләренчә, актерны 27 ноябрьдә җирлиләр. Хушлашу мәрасименең вакыты һәм урыны турында соңрак билгеле була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз