news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Ак мәчет» мәдрәсәсенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсенә 30 ел тулу уңаеннан юбилей тантанасы булды. Әлеге уңайдан уку йортының тарихына багышлап мәдрәсәнең актлар залында күпләгән галимнәр һәм җитәкчеләр катнашында конференция үтте. Тантана «Ак мәчет» һәм мәдрәсә оешу тарихын чагылдырган видеосюжет белән башланып китте. Соңрак Коръәннән аятьләр укып, дога кылынды һәм кунакларның чыгышлары белән дәвам итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов «Ак мәчет» мәдрәсәсенә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм мәдрәсәдә озак еллар белем биргән мөгаллимнәргә рәхмәт хатлары, ә мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлевка «Мөфтиятнең 30 еллыгы» медален тапшырды.

Мәдрәсәне юбилее белән тәбрикләүчеләр арасында чит ил югары уку йортлары вәкилләре дә бар иде. Аларның тәбрикләүләре чарада катнашучыларга видеоролик форматында күрсәтелде.

Мәдрәсәнең 30 еллыгына багышлап оештырылган фәнни конференциядә ветеран укытучылар исеменнән Тәнзилә абыстай Нигъмәтова чыгыш ясады. Ул мәдрәсәнең барлыкка килү тарихына тукталып, аның Кама буе төбәгендә дин әһелләре әзерләүдә зур хезмәт куюын билгеләп үтте.

Конференция барышында татар милли киемнәреннән һәм шәмаилләрдән торган күргәзмә, татар чигү үрнәкләре һәм милли читекләр тегү буенча мастер-класс эшләде, кунаклар «Татар халкында ислам тарихы» һәм «Татар ислам мәгърифәтчелеге» музейларында булды.

  • Чаллыда «Ак мәчет» мәдрәсәсе 1992нче елда оеша. Мәдрәсәдә тиешле таләпләргә туры китереп җиһазландырылган уку класслары, ашханә, спортзал, китапханә, юыну бүлмәләре, намаз уку залы һәм тулай торак – болар барысы да бер бинада. Укучыларны көненә өч тапкыр ашату, кич белән ял итү, спорт уеннары, төрле кичәләр, конкурслар, табигатькә чыгып ял итүләр оештырыла. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100