news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда «Ак калфак» милли кием фестивале була

Чаллыда «Ак калфак» милли кием фестивале була
Фото: https://shahrichalli.ru

21 декабрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында «Ак калфак» милли кием фестивале үтәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Сәрия Гарипова яза.

Анда кадакларга җеп урап картиналар иҗат итүче рәссам Лилия Моратова, мөселман киемнәре тегүче модельер Гүзәл Вәлишина, Гөлфия Халиуллина, күн эшләнмәләре белән шөгыльләнүче осталар һәм башкалар катнаша. Шулай ук биредә Чаллыда җитештерелгән киемнәр белән танышырга да мөмкин булачак.

Кул эшләре, хәләл ризыклар ярминкәсе, остаханәләр, көндезге сәгать 11дә, дизайнерлар киемнәрен күрсәтү 15 сәгатьтә башлана.

Чара кысаларында һәр кунак 5 номинация буенча милли кием бәйгесендә катнаша ала: «Көндәлек киемгә заманча караш», «Кичке (бәйрәмчә) кием», «Эшлекле кием», «Балалар өчен көндәлек кием», «Аксесуарлар» (баш киемнәре, сумка, бизәнү әйберләре). Яшь буенча чикләүләр юк. Керү түләүсез.

Гаризалар 12нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 958 627 2660

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100