news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Әдәбият көннәре узды

Чаллыда Әдәбият көннәре узды
Фото: sptatar.com

Зур программа белән оештырылган Әдәбият көннәре Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театрында язучыларның җыелышы белән башланып китте. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге вакыйганың олылыгын дәлилләп, чарага Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесенең ярдәмчесе Рамил Хәлимов, мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов, мәдәният идарәсе җитәкчесе Румил Кәрамиев, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татмедиа АҖ генераль директоры Шамил Садыков , мәктәп директорлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар килгән иде.

Җыелыштан соң, ерак араны якын итеп, Башкортостаннан, Татарстанның төрле төбәкләреннән, Казаннан, Чаллы бүлегенә караган унлап район-шәһәрдән җыелган мөхтәрәм язучылар Чаллы мәктәпләрендә укучылар белән очрашуларда булдылар, аралаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр, китапларын бүләк иттеләр.

Очрашулар «Адымнар» гимназиясендә «Мөнбәр» халыкара кинофестивалендә иң яхшы милли фильм өчен бүләк алган «Әлифба» документаль фильмын карау белән дәвам итте. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина сценариясе буенча төшерелгән кинофильм татар Әлифбасын иҗат итүчеләр – Саләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитоваларга багышланган. Фильмны караганнан соң кызыклы гына фикер алышулар булды. Россия Кинематографистлар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе, фильмның режиссеры Илдар Ягъфәров фильмны төшерү тарихы турында сөйләп узды.

Очрашуларның тантаналы өлеше «Мәйдан» журналы оешуга 25 ел тулуга багышланды. Журналга матур теләкләр, рәхмәт сүзләре әйтелде. Лаеклылар бүләкләнде. Шулай ук, «Чаллы Икмәге» АҖ генераль директоры Рафаел Юнысовка, Чаллы милли матбугат үзәге җитәкчесе һәм «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире Резидә Йосыповага Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган Истәлек Медале тапшырылды.

Чаллы Болгар бию театры, Бөтендөнья конкурслар лауреаты Диләрә Камалова, Татарстанның халык җырчысы Равил Галиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова башкарган җырлар бәйрәм рухы өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot