Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда 98 яшьлек ветеранны Җиңүнең 80 еллыгы белән котладылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бөек Ватан сугышы ветераны, Чаллының мактаулы гражданы 98 яшьлек Мөфтәх Нуртдиновны шәһәр мэры Наил Мәһдиев Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады. Аңа изге теләкләрен теләде һәм бүләкләр тапшырды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Мөфтәх Ансапович 1926 елның 24 июлендә Башкортстан Республикасының Шаран районы Зирекле авылында туа. 8 класс тәмамлый. Башта аны укыту полкына билгелиләр – пулеметчыга укыталар. 1944 елның апрелендә сугышка озаталар. Мөфтәх абый пехота полкы составында сугыша. Румыния, Чехословакия, Венгрия, Австрияләрне азат итүдә катнаша.
«Батырлык өчен», «Ватан сугышы өчен», «Германияне азат иткән өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен», «Будапештны азат иткән өчен» медальләре санап бетергесез. Сугыш беткәннән соң Мөфтәх Нуртдинов өч ай Житомирда яши һәм укый, аннары Германиягә хезмәткә китә. Туган якларына 1950 елның ноябрендә генә әйләнеп кайта.
1951 елда өйләнә һәм гаиләсе белән Октябрьскига күченә. Егерме елдан артык вахта автобусын йөртә. 1973 елда Чаллыга «Камаз» төзелешенә килә. Биредә «Камгэсэнергострой»ның СУМ-1дә экскаваторчы булып эшли. Җылылык торбаларын үткәрү өчен траншеялар казый. 1978 елда пассажирлар предприятиесенә эшкә күчә. Анда 10 елдан артык машина йөртүче булып эшләгәннән соң лаеклы ялга чыга. Лаеклы ялга чыккач та Мөфтәх Ансапович башта авария хезмәтендә, аннары шәһәр училищеларының берсендә балта остасы булып эшләвен дәвам итә.
2025 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңа «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшырды. 19 февральдә Ватанны саклаучылар елын ачуга багышланган тантаналы чарада ветеранга «Яр Чаллының мактаулы гражданы» исеме бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз