news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 93 яшьлек йөртүче велосипедчыны бәрдергән

Кичә Чаллыда велосипедчы катнашында юл-транспорт фаҗигасе булган.

Шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясе хәбәр иткәнчә, «Лада Гранта» автомобиленең 93 яшьлек йөртүчесе Магистраль урамында каршы як полосага чыккан һәм велосипедта барган 50 яшьлек ир-атны бәрдергән.

Велосипед йөртүче имгәнгән, аны хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot