news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда 9 Майда бәйрәм чаралары Муса Җәлил һәйкәле янында башланып китәчәк

Чаллыда 9 Майда бәйрәм чаралары Муса Җәлил һәйкәле янында башланып китәчәк

Чаллыда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 300дән артык чара узачак. Бу көнне шәһәрдә салют та планлаштырылган. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов аппарат киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Докладчы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 9 Майда бәйрәм кадетлар һәм Чаллы дәүләт педагогика университеты студентлары катнашында башланып китә, Муса Җәлил һәйкәле янындагы митинг һәм «Ватан-ана» мемориаль комплексы янындагы Мактаулы каравыл алышыну беренче тантаналы вакыйгалар булачак.

Традицион бәйрәм митингында 41 парад расчеты, шулай ук атлы кавалерия катнаша. Парад «Ватан-ана» мемориалына веноклар һәм чәчәкләр салу белән тәмамланыр дип көтелә.

Фото: Чаллы мэриясе

Бәйрәм чаралары шәһәрнең өч районында дәвам итәчәк: Автозавод, Комсомол һәм Үзәк районнарда «Солдат боткасы» кыр кухнясына реконструкция ясарга ниятлиләр, ә Җиңү паркы мәйданчыкларында тантаналы чаралар узачак.

Фото: Чаллы мэриясе

18.55 сәгатьтә фашизмга каршы көрәштә һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителәчәк. Бәйрәм кичәсе шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итә һәм бәйрәм салюты белән тәмамлана. Чарада катнашучыларның гомуми саны 3 меңнән артып китәр дип көтелә. Быел цифрлы урам экраннарында чараларны видеотрансляция белән тулыландырырга да уйлыйлар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100