news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда 84 яшьлек бабай өйләнгән

2023 елда Чаллыда 3477 пар кавышкан. Аларның 124е - өлешчә мобилизациягә эләккән ир-егетләр. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова хәбәр итте. «Шәһри Чаллы» шул хакта яза.

«Өлкән яшьтәге шәһәрдәшләр дә гаилә корды. Иң өлкән кияүгә 84 яшь, ә кәләшкә - 78», - диде ул.

Соңгы вакытта шәһәрдәшләрнең тормыш иптәше итеп башка милләт кешеләрен сайлавы күзәтелә. Чаллыда чит ил кешесе белән 92 парның никахы теркәлгән. Кияүләр Алжир, Бенин, Бразилия, Мисыр, Израиль, Италия, Сирия, Төркия, Франция, Чили кебек илләрдән, ике кәләш Бразилия һәм Америкадан.

news_right_1
news_right_2
news_bot